16+

“Ак Барс” Гагарин кубогында дүртенче тапкыр “Нефтехимик” командасын отты

Казан хоккейчылары плей-оффның икенче раундына чыкты.

Казан хоккейчылары плей-оффның икенче раундына чыкты.

Бүген “Ак Барс” хоккейчылары Гагарин кубогы Көнчыгыш конференция чирекфиналында Түбән Камада “Нефтехимик” командасыннан өстен чыкты. Уен язмышын Станислав Галиев керткән бердәнбер алка хәл итте – 1:0.

Шулай итеп, серия “Ак Барс” файдасына "коры" исәп белән төгәлләнде – 4:0 (4:1, 5:1, 2:1 ОТ, 1:0). Дмитрий Квартальнов шәкертләре Көнчыгыш конференциядә беренчеләрдән булып ярымфиналга узды һәм чираттагы көндәшен көтә.

"Ак Барс" ярымфинал сериясен 18 мартта Казанда башлый.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading