16+

“Ак калфак” иҗади бәйге уздыра

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем" дигән иҗади бәйге уздыра. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар да катнаша ала. Чигү ысуллары чикләнмәгән, төрле тукымада чигелгән сөлгеләр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм кул эшләрен 2015нче...

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем" дигән иҗади бәйге уздыра.

Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар да катнаша ала. Чигү ысуллары чикләнмәгән, төрле тукымада чигелгән сөлгеләр кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм кул эшләрен 2015нче елның 16нчы апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, 309нчы бүлмә.

Иң яхшы чигелгән сөлге авторлары исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында - www.tatar-congress.org урнаштырылачак. Җиңүчеләрне 16нчы майда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында бүләкләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading