1 октябрьдә башкалабызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада старт алды.
Билгеле булганча, һәр елдагыча һәр хезмәт коллективы үзенең ветераннарына хөрмәт күрсәтергә тырыша бу вакыт аралыгында. Татарстан Язучылар берлеге дә бу мөһим эштән читтә калмады.
Узган шимбә көнне иртән үк бер төркем әдипләр танылган галим, тарихчы. археолог, көнчыгыш белгече, язучы, тәрҗемәче, ике шагыйрь: Николай һәм Анна Ахматоваларның улы Лев Гумилевның 104 еллыгы уңаеннан аны искә алып, Петербург урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Хәтер тантанасын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачты, галимне күреп белгән язучылар: Хатыйп Миңнегулов һәм Лерон Хамидуллин Кырымдагы очрашулары турында сөйләде.
Аннары өлкән яшьтәге аксакал әдип-шагыйрьләрне "Татарстан" кунакханәсе ресторанына табын артына чакырдылар. Язучы һөнәре башка һөнәрләрдән үзенең гомерлек булуы белән аерылып тора. Әйтер сүзе булган, җаны илһам белән тулган язучы кулыннан каләме төшеп киткәнче иҗат итә, аның өчен лаеклы ял төшенчәсе бөтенләй юк. Илтани Илалова мәҗлестә әйткәнчә , "барысы да башлана гына әле". Очрашуны бизәр өчен чакырылган Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова һәм Рәсим Низамов өлкән каләм ияләренә булган ихтирамнарын җыр-моң аша җиткерделәр. Татарстан язучылар берлегенең рәис урынбасары Рәмис Әймәт бу көнне бөтенләй яңа яктан ачылды. Ул үз шигырьләренә язылган җырларны башкарып, ветераннарны офык артында калган яшьлекләренә кире кайтарырга тырышты.. Аксакаллар үзләренең әдәбиятка һәм халкыбызга кирәк булуларына тагын бер тапкыр инансын, яңа әсәрләр язар өчен илһамлансын өчен бик мөһим бәйрәзм булды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар