16+

Акыллы балалар җыелган җирдә

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә укучылар арасында узган Бөтенроссия фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Сәләтле яшьләр белән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашты.

Быел олимпиаданың йомгаклау этабында безнең республикадан 191 укучы катнашкан. Шуларның 109ы - җиңүчеләр һәм призерлар.

- Соңгы елларда мәгариф системасы өлкәсенә бик күп акча керттек. Әлеге системалы эш үз нәтиҗәләрен бирә. Безнең киләчәгебез - интеллектуаль Татарстанда дип уйлыйм. Кеше потенциалы бик зур булган Татарстанда. Бүген теләсә нинди бурычны хәл итү өчен белемле, дөрес эш итә белә торган лидерлар кирәк. Безнең алдыбызда андыйларны мәктәп эскәмиясеннән үк табу, ярдәм итү, аларның сәләтләрен ачу бурычы тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов олимпиадаларның абсолют җиңүчеләренә һәм аларның укытучыларына рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Энгель Фәттахов әйтүенчә, Татарстанда экология, химия, хокук буенча командалар көчле, әмма математика бераз аксый. "Санкт-Петербург һәм Мәскәү тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Һәм безнең система нәтиҗәләрен бирергә тиеш", - дип саный ул.

Чарада "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2015" не дә атадылар. Быел бу исемгә Казанның 19нчы гимназиясендә "Хокук" фәне укытучысы - Дамир Мәсагутов лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading