16+

Алабугада Ford Transitның яңасы табадан төште

«Алабуга» иктисадый зонасында Ford Transit автомобильләренең яңа төрен җитештерә башладылар. Кичә беренче машина конвейрдан төште. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Алабугада Ford Transitның яңасы табадан төште

«Алабуга» иктисадый зонасында Ford Transit автомобильләренең яңа төрен җитештерә башладылар. Кичә беренче машина конвейрдан төште. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ford Sollers копманиесенең Президенты Тед Каннис Татарстан белән хезмәттәшлекне җәелдерү турында да сүз кузгаткан. Алабугадагы заводларында яңа дәрәҗәдәге транспорт төрен җитештерү өчен 100 миллион доллар инвестиция керткән алар. Моннан тыш, Ford-Sollers Алабугада двигательләр җитештерү заводын да ачарга җыена. Яңа Ford Transit нигезендә махсуслаштырылган башка транспорт төрләре дә булачак. 22-25 кеше сыйдырышлы маршрут автобуслары мәсәлән, инде сатуда. Шулай ук "Ашыгыч ярдәм"автомобиле, балаларны мәктәпкә йөртү өчен автобуслар да бар. Татарстан лидеры исә автомобиль-автолавкалар белән аеруча да кызыксынган. Ярминкәләр ел әйләнәсендә диярлек үткәрелгәнгә, ул әлеге төр автобусларны кризиска каршы заманча продукт дип атаган. Шулай ук VIP-персоналарга хезмәт күрсәтүче микроавтобуста да утырып караган.

2015 елда сәүдә базарында Ford-Sollers барлыгы дүрт яңа модель тәкъдим итәргә җыена. Тransit һәм Mondeoдан тыш, яңа Focus белән Fiesta да барлыкка килер дип көтелә. Соңгыларын исә икенче яртыеллыктан эшли башларга җыеналар.

Рөстәм Миңнеханов республиканың заводка һәрчак теләктәшлек белдерүен әйтте һәм биредә эшләнә торган яңа төр автомобильләргә дә сорау булачак, аларны республика өчен сатып алачакбыз, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading