Алексей Махлайның сигез ел элек Казанда күргәннәре белән чагыштырып сөйләү мөмкинлеге бар бүген. Элек, хәрби кеше буларак, ул бирегә еш килгән. Хәзер Казан бик үзгәргән, ди ул. Сайлауларда исә барысы да гадел булуына инанырга була: бөтен җирдә күзәтүчеләр бар, тавыш бирү тартмалары үтәкүренмәле. Аннан соң сайлауларга яшьләрнең күп йөрүенә, халыкның сайлауларга теләп килүенә сөенүен белдерде.
- 259нчы учатокта да булдым. Анда да эш яхшы оештырылган. Мондый спорт сараен без студент чакта күрсәк тә төштә генә күрә идек. Минем исем китте. Бу яңа Россиянең уңышы. Кем белән сөйләшсәм дә, Татарстан җитәкчеләренең халыкны кайгыртуы хакында әйтәләр. Җитәкчеләрегездән уңдыгыз, - диде ул.
Комментарийлар