16+

Алемасов премиясе тапшырылды

Республикада биш ел дәвамында техник фәннәр өлкәсендә уңышларга ирешкән, ачышлар ясаган яшь белгечләргә Вячеслав Алемасов исемендәге премия тапшырыла.

Алемасов премиясе тапшырылды

Республикада биш ел дәвамында техник фәннәр өлкәсендә уңышларга ирешкән, ачышлар ясаган яшь белгечләргә Вячеслав Алемасов исемендәге премия тапшырыла.

 Быел җиңүчеләр арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан вертолет заводының яшь хезмәткәрләре бар.

Премия Россия фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты, җылылык энергетикасы һәм ракета двигательләре төзелеше өлкәсендә танылган галим Вячеслав Алемасовның исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. Инженерлык өлкәсендә яңа фәнни һәм техник ачышларны ачыклау һәм яшь белгечләрне үстерү, бер үк вакытта техник фәннәр өлкәсендә эшли башлаучыларга ярдәм итүне дә күздә тота әлеге бәйге.

Ел саен үзенчәлекле эшләр кабул ителә. Быел да шундый 16 проект тәкъдим ителгән була. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәкзүм Сәлахов әйтүенчә, лауреатларның иң-иңнәре сайлап алынган.

– Мондый бәйгеләр бик кирәк. Көчле эшләр күп, сайлап алу шактый кыен. Бу юлы да җиде-сигез кандидат арасында зур көрәш барды. Безнең сайлап алу комиссиясе төгәл һәм намуслы эшли. Уналты эшне экспертлар башта укыйлар. Билгеле рейтинг буенча шулардан алтысы сайлап алына. Аннары арадан өчесе яшерен тавыш бирү юлы белән ачыклана, – дип сөйли Мәкзүм Сәлахов.

– Өч премиянең икесе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына китә. Беренчесе юллар мәсьәләсен күтәрә, яңа төр катлам җәю теориясен уйлап чыгарган, инде аны куллана да башлаганнар. Безнең республика өчен моның әһәмияте зур. Икенче премия биналар төзегәндә яңа технологияләрне куллану белән бәйле. Егетләрнең нәтиҗәләре әйбәт. Өченче проект – Казан вертолет заводыннан. «Ансат» вертолетында саклану системасын булдыруны ачыклаганнар. Бу да бик мөһим һәм кирәкле эш. Вертолет заводының яшь коллективы яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм без бу эшне дә куәтләдек, – дип сөйли Казан милли техник университеты-КНИТУ КАИның ректоры Альберт Гыйльметдинов.

– Бу эшләрнең кайсысы үзегезгә кызыклы тоелды? – дип сорамыйча кала алмадык.

– Казан авиация институты ректоры буларак, миңа өч эштән вертолет заводының проекты якынрак булды. Ләкин архитектура буенча проектлары бик әйбәт иде. Яшь инженерларга, белгечләргә Алемасов премиясе бирә башлау бик яхшы идея булды. Яшьләр үзләре дә бик көчле һәм сәләтле, әмма аларга бераз гына булышырга кирәк. Алга таба тагын башка проектларны эшләсеннәр. Галимнәр дә бу премияне хуплап алдылар, – ди ректор.

Яшь белгечләр берничә ел рәттән премия алу өчен ярыша ала. Ә җиңүче исә башка катнаша алмый. Бу күбрәк кешегә ярдәм итәргә кирәк дигән максаттан эшләнә. Шулай итеп техник фәннәр кандидатлары Рөстәм Мөхәммәтрәхимов, Айрат Сафиуллин һәм Ленар Мәүлиевләрнең эшләре 2019 елда Татарстанның В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы дип табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading