16+

"Алга" батальоны сугышчылары хәрби операция турында: "Бурычыбызны үтибез, нәтиҗәләр яхшы»

«Татар-информ» журналисты Татарстанның «Алга» батальоны сугышчылары белән аралашкан.

«Татар-информ» журналисты Татарстанның «Алга» батальоны сугышчылары белән аралашкан.

Батальон сугышчылары танкны яндырганнар һәм каршы якның бронялы дүрт берәмлек техникасын юк иткәннәр.

«Татарстан егетләре ике взводны тар-мар иттеләр. Республика биргән пилотсыз оча торган аппарат аша карап күзәтү оештырып, дошманга каршы ут ачтылар«,-дип сөйләгән журналистларга «Алга» батальоны сугышчысы. 
Татарстан егетләре әйтүенчә, каршы як шактый яхшы җиһазландырылган – сугышта өстенлек бирә торган күп төрле импорт җиһазлары бар. Безнең егетләр бер дә бирешми, тапкырлык һәм зирәклек күрсәтәләр.
Сугышчыларыбызның тепловизорлары һәм тавыш йоткычлы утлы кораллары бар, алар ярдәмендә төннәрен разведкага чыгалар, каршы як дошманнарын әсирлеккә алалар. Берникадәр вакыт элек батальон сугышчылары разведкага чыкканнар, засада оештырганнар. 

«Йөк машинасы бара иде, эчендә ун кеше, машина йөртүче һәм офицер. Аларны әсирлеккә алдык. Беркем дә дошманга ял итәргә рөхсәт бирми. Безнең егетләр бар нәрсәгә дә әзер. Кәефләре шәп, шул исәптән һәлак булган иптәшләребез өчен дә үч алу хисе белән яналар»,-дип сөйләгән «Татар-информ» журналистына «Алга» сугышчысы. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading