16+

Алинә Заһитова "Ак Барс" уенчысы белән очраша?

Алинә Заһитова үзенә киная ясаган журналистны тәнкыйтьләгән.

Алинә Заһитова үзенә киная ясаган журналистны тәнкыйтьләгән.

Алинә Заһитова "Спорт-Экспресс" журналисты Алексей Шевченконы үз адресына шаярганы өчен тәнкыйтьләгән. Аның әйтүенчә, мондый язмалар – журналистика түгел һәм күп кенә кешеләр шул рәвешле һөнәргә тап төшерә. “Бервакыт мин бу кешегә интервью бирүдән баш тарттым. Димәк, дөрес эшләгәнмен", – дип язган Олимпия чемпионы. Шевченко инстаграмда үз постында хоккейдан соң елап утырган Заһитованың фотосын урнаштырган һәм: “"Алинә Воронкова борчыла, хәзер гаиләгә кыйммәтле машина бирмәячәкләр", – дип язган.
Россия җыелма командасында форвард Дмитрий Воронков чыгыш ясады, кайбер фанатлар аны Алинә белән очраша дип фаразлый, чөнки алар фотоларын инстаграмга куеп баралар һәм икесе дә бер үк җирдә төшкән булып чыга. "Ак Барс" хоккейчысы бу имеш-мимешләрне кире кага, дип яза sportrbc.ru

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading