16+

"Алтын каләм" фестивале үз эшен башлады

"Алтын каләм" фестивале икенче көн эшен дәвам итә. Быел ул 27 тапкыр уздырыла.

"Алтын каләм" фестивале икенче көн эшен дәвам итә. Быел ул 27 тапкыр уздырыла.

 Бүген иртәнге сәгатьләрдә 4 төрле (2се татар, 2се рус телләрендә)  8 битле газета чыгарылды, йөзләгән фото, видеокадрлар әзерләнде. Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән мәктәп укучылары журналистика буенча укуларда, мастер-классларда катнашырга өлгерделәр инде. Билгеле булганча, фестиваль "Волга" лагерында уза. Быел да татар һәм рус журналистикасы юнәлеше, телевидение, радио, SMM, дизайн һәм верстка, фотожурналистика буенча аерым төркемнәр эшли. Аларда барлыгы 146 бала шөгыльләнә. Алда тагы 4 көнлек ижат атнасы көтелә. Төрле кызыклы һәм файдалы очрашулар булачак. Каләмчеләрнең исә сынатмауларын теләп каласы килә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading