16+

Америка да "Шүрәле"не сөйли

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы узып баручы атнаның телевизион вакыйгасын тәкъдим итә. "Татарлар" тапшыруы кысаларында Америкада яшәүче кардәшләребез Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак.

Америка да "Шүрәле"не сөйли

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы узып баручы атнаның телевизион вакыйгасын тәкъдим итә. "Татарлар" тапшыруы кысаларында Америкада яшәүче кардәшләребез Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына быел 130 ел. Шул уңайдан үткәрелә торган дистәләгән флешмоб-акцияләрдә Татарстан халкы гына түгел, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да катнаша. Америкада яшәүче милләттәшләр дә шундыйлар рәтендә. Узып баручы атнаның якшәмбесендә Нью-Йорктан башлап Гавайи штатына кадәр сибелгән татарлар Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак.

- Әлеге чараны Калифорния штатының Сан-Диего шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Эльвира Хәлил оештырган. Чыгышы белән ул Пермь краеның Барда авылыннан. "Шүрәле" поэмасын дүртәр юлдан төрле штатларда яшәүче татарлар арасында бүлеп чыкканнар. Нәтиҗәдә, әлеге проектта 40тан артык кеше, 30га якын штат вәкиле катнашкан. Бу бик кызык күренеш булачак. Хезмәттәшебез Лилия Сираҗиева, мәсәлән, Нью-Йоркның Таймс-скверында, Эльвира Хәлил үзенең эш кабинетында, Сиэтл шәһәрендә яшәүче берәү йөк машинасы янында, икенчесе Голливудта "Йолдызлар аллеясы"нда укыячак, - ди "Татарлар" тапшыруының баш мөхәррире Раил Өметбаев.


"Татарстан - Яңа гасыр" каналы тамашачысы моны 17 апрель көнне, якшәмбе, 14:30 "Татарлар" тапшыруында карый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading