16+

Җанатар паспорты булдырырга онытма

Казанның Бауман урамындагы 44/8 йортта Җанатарлар паспорты бирү үзәге эшли.

Җанатар паспорты булдырырга онытма

Казанның Бауман урамындагы 44/8 йортта Җанатарлар паспорты бирү үзәге эшли.

Футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионаты матчларына җанатар паспорты белән генә кереп була. Матчларга билет сатып алсаң, Җанатарлар паспорты бирү үзәгендә паспорт (FAN ID) та алырга кирәк.

Билет белән бергә җанатар паспорты футбол матчлары оештыручы-шәһәрләргә поездда бушлай бару, шулай ук шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә.
Бауман урамындагы үзәктә Йемен Гарәп Республикасы студенты Мөхәммәт Талибның җанатар паспорты алган чагына туры килдек.

- Казанда энергетика өлкәсе инженеры белгечлегенә укыйм. Спорт белән кызыксынам, футболны яратам. Россияне, Казанны яратам. Казанда 7 ел инде мин. Русча беләм, татар телен дә аңлыйм, сөйләшәм. Татар телен өйрәнү җиңелрәк тә булды әле миңа. Испания, Морокко командалары өчен җан атам, – ди Мөхәммәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X