Сәяси фәннәр докторы, Казан федераль университеты каршындагы иҗтимагый сәяси һәм этоноконфессиональ сораулар буенча экспект советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков сайлаулар буенча үзенең фикерен белдерде:
- Татарстанда сайлауга бару традициясе бар. Республика Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда сайлауга баручыларның иң зур күрсәткечен күрсәтә. Бу, бер яктан, милли үзенчәлек. Татарстанлылар өчен сайлау - тормышның мөһим мизгеле. Игътибар иткәнсездер инде, кешеләр сайлауга гаиләләре белән килә. Икенче яктан, бу кешеләр республиканың стабиль социаль-икътисади тотырыклылыга ышана дигән сүз. Шунысы да бар, безнең халык нинди дә булса сәяси партия проектлары өчен сайламый, ә шәхес өчен тавыш бирә. Халык шул проектларны аңлатып бирүче лидер көтә үз янәшәсендә, - диде Андрей Большаков.
Экспект шулай ук сайлауга шәһәр халкына караганда, авыллар, яшьләргә караганда, урта буын җаваплырак карый, дип белдерде.
- Сайлау алды компаниясе тыныч, ә сайлауның үзендә гадәттән тыш халләр булмады, - диде Андрей Большаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар