16+

Арча якташлыгы Казанда үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең егерме еллыгын билгеләп үткән. Юбилей уңаеннан сәхнәдә “Арчалылар кыздыра!” дип исемләнгән зур концерт уздырылды.

Арча якташлыгы Казанда үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең егерме еллыгын билгеләп үткән. Юбилей уңаеннан сәхнәдә “Арчалылар кыздыра!” дип исемләнгән зур концерт уздырылды.

Быел Казандагы традицион очрашу Арча якташлыгы оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланган. Бу кичтә кунакларны театр фойесында ук гармун моңы, дәртле җырлар белән каршы алганнар. Милли киемле кызлар исә татлы чәкчәктән авыз иттерделәр. Моннан тыш, театр фойесында арчалыларның кул эшләреннән торган, шулай ук Ш.Мәрҗани иҗатына багышланган күргәзмә эшләгән.

Арча якташлыгы җәмгыятенә 1998 елда нигез салына. 2013 елдан бирле оешманы Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли. Ул бу кичтә сәхнәдән тамашачыларга: “Ел саен бергәләп шушы залда җыелабыз. Безнең Арча ягы елдан-ел алга бара һәм күтәрелә. Арчада туып-үскәннәр җитәкчеләр дә, эшчеләр дә моңа үз өлешен кертә. Бик зур рәхмәт сезгә! Сезнең белән горурланып: “Без бит – Арча яклары!”, – дип әйтергә була!” – дип мөрәҗәгать итте.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тамашачыларга Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриевның кайнар сәламнәрен җиткереп: “Бу очрашу, районның уңышлары белән уртаклашу, аның шәхесләрен зурлау, һәм барлык якташларны күрештерү, берләштерү өчен кирәк”, – дип билгеләп үтте.

Очрашу кичәсен Нурзадә һәм Рамил Мөхетдинов алып барды. Концерта Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашты. Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясады.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading