16+

Артистлар битараф калмады

- Беребез дә чыгып, елатырлык сүзләр әйтми, күңелләрне күтәрерлек җырлый да керә, - дип сөйләшеп алар, төрлесе-төрле якка таралып, концертка әзерләнә башлады.

Артистлар битараф калмады

- Беребез дә чыгып, елатырлык сүзләр әйтми, күңелләрне күтәрерлек җырлый да керә, - дип сөйләшеп алар, төрлесе-төрле якка таралып, концертка әзерләнә башлады.

Тамашачы, җырчылар өчен бу гадәти концерт булса, яман шеш белән интегүче Роза ханым өчен ике атналык гомер. Роза ханымның бертуган апасы Лилия, җырчыларга ярдәм белән мөрәҗәгать иткәч, "Йөрәктән - йөрәккә" концертына әзерлек башлана. Билетлардан кергән акча, нәкъ ике атнага җитәрлек дару бәясенә тора. Ләкин өметне өзмиләр:

Бер башлаганбыз икән инде, туктатырга ярамый. Даруларны бер ел эчәргә кирәк. Чит илдә дәваланыр өчен дә 7 млн сорыйлар, безнең хәлдән килми бу сумманы җыю, - ди Лилия.
Концерт оештыру, билгеле, җиңелләрдән түгел. Җырчыларның кайсы килә, кем килә алмый. Ләкин концертка утызлап җырчы килер дип исәпләнсә, кырыкка якын артист килә.
- Оештыруда кыенлыклар тумады. Җырчылар берсүзсез киләбез диде. Бер ай эчендә билетлар сатылып та бетте. Бөтен туганнарга, таныш-белешләргә шалтыратып, язып чыктык. Күпләр интернеттан күреп концерт турында белде, - ди бу эшне үз җилкәләренә алган Алсу Фазлыева.

Чыннан да, артистларның кайсы килә, кайсы китә торды. "Сәйдәш" мәдәният сараен бушка биргәннәр. Эче бераз салкынрак булса да, бушка булгач, рәхмәт. Тамашачы да, өс-киеменнән утыруны уңайсыз дип тапмады, чөнки сәхнәгә чыккан һәр артист залны җанландырып торды. "Үзен күрсәтер өчен барлык концерта да катнашып йөри җырчылар", - дигән имеш-мимешләр белән Илдар Әхмәтов бөтенләй килешми.

Мин минлеген күрсәтергә теләүчеләр монда килеп тә йөрми. Бүген катнашкан барлык артистлар да изге ният белән генә килгән, - диде ул.
Ә бит җырчылар арасында башка шәһәрләрдә яшәп иҗат итүчеләр дә бар. Иркә концерт өчен туган ягы Аксубай якларыннан, Гөлназ Сираева Чаллыдан, Алсу Әбелханова Самарадан ук килеп җиткән.

Берәү биеп, берәү җырлап Роза ханымның савыгуына үзенең өлешен кертте ул көнне. Үзеннән бигрәк, бу чирне җиңүне аның якыннары, өч, берсеннән-берсе матур сабыйлар көтә. Аларның да әни назын тоеп яшиселәре килә...

Автор фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading