16+

Ашаганың май булсын

Газетабыз редакциясенә «Атланмайда май тәме юк, эретсәң, әллә нигә әйләнә дә куя?» - дип хат юллаучылар да, шалтыратучылар да күп. Чын май ашарга теләүчеләр өчен шатланып хәбәр итәбез: «Просто молоко» компания­се Казан агропромпаркында майның сыйфатын билгели торган җиһаз урнаштырган.

Җитештерү һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Юлия Тарасова «Филин» дип аталучы әлеге люминоскоп прибор белән эшләү тәртибен күрсәтте. Бар да бик гади: пыяла кисәгенә аз гына май салып, люминоскоп эченә урнаштыралар. Шәмәхә нур астында төрле май кисәкчекләре төрле нурланыш бирә. Атланмайның составында аз гына үсемлек мае бар икән, ул төсен үзгәртә, шәмәхә, зәңгәрсу төскә керә.

- Без һәрвакыт сатып алучының сыйфатлы ризык куллануы яклы. Ризыкның исеме җисеменә, бәясе сыйфатына туры килергә тиеш. Соңгы вакытта сөт ризык­ларына, шул исәптән атланмайга да һәр төрле кушылмалар, үсемлек майлары өстиләр. Әл­бәттә, сыйфатлы ризык янәшәсендә мондый майның бәясе очсызрак. Иң куркынычы - мондый ризык кеше организмы өчен тискәре йогынты ясый, - ди Юлия Тарасова.

Эксперимент өчен агропромпарктагы ике сату ноктасыннан атланмай сатып алып, әлеге майларның сыйфатын карадык. «Просто молоко» компаниясе иң элек һич тә курыкмыйча үзләре җитештерә торган майны нурланыш астына куйды. Люминоскоп тәрәзәсеннән күренгәнчә, майның төсе үзгәрмәде, ул сары килеш кала бирде. Ә менә сатып алынган башка майлар «зәңгәрләнделәр». Әлеге җиһазның кайчанга хәтле торачагын агропромпарк хәл итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading