16+

Аттестат ала алмаганнар өчен өстәмә БДИ уздыру графигы билгеле булды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы өч датаны раслады.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы өч датаны раслады.

Сентябрьдә Татарстанда агымдагы уку елын тәмамлаучылар өчен рус теле һәм математикадан БДИ тапшыруның өстәмә чоры узачак Алар бу фәннәр буенча минималь бусаганы үтә алмаган, шул рәвешле урта гомуми белем турында аттестат бирелмәгән. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә БДИда катнашу өчен гаризалар җыю оештырылган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Имтиханнар үткәрү пунктларын Казанда һәм Чаллыда ачу планлаштырыла.

Имтихан даталары түбәндәгечә::
 - 4 сентябрь – рус теле,
- 9 сентябрь-база дәрәҗәсендәге математика,
- 23 сентябрь – рус теле һәм математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИның резерв көне.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда төп чор йомгаклары буенча БДИның уртача баллы рус теленнән-67,31 һәм профильле математикадан 71,24 тәшкил итте. 11 укучы ике мәҗбүри фән буенча минималь бусаганы үтмәгән, 7се – рус теленнән генә, 35е – математикадан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading