16+

Аварияләр буенча Татарстан 39нчы урында

Татарстан зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча Россия төбәкләре арасында 39 нчы урынны алган.

Татарстан зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча Россия төбәкләре арасында 39 нчы урынны алган.

2024 елның гыйнвар-июнь айларында республикада 100 мең транспорт берәмлегенә 97 юл-транспорт һәлакәте туры килгән, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Өстәвенә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10,8 процентка кимегән. Гомумән алганда, 2024 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 100 мең кешегә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 45 кеше туры килә.

Иң аз аварияләр Чечен Республикасында теркәлгән (100 мең транспорт берәмлегенә 11,1 юл-транспорт һәлакәте). Аннан соң Ямал-Ненец автономияле округы (42,5 юл-транспорт һәлакәте), Чукотка автономияле округы (46,7), Мәскәү (49,2) һәм Томск өлкәләре (49,4) бара.

Иң күп авария очраклары-Тыва Республикасында (100 мең транспорт берәмлегенә 265,1 юл-транспорт һәлакәте), шулай ук Калмыкиядә (219,4) һәм Омск өлкәсендә (188,8) теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading