16+

Автобус йөртүче йоклап киткәнен яшерми

Түбән Новгород юлында булган юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Хәзергә «Мерседес» микроавтобусының хуҗасы тоткарланган. Ул Россия Җинаять кодексының 3нче бүлеге 238 матдәсе нигезендә кулланучыларның сәламәтлеге һәм гомере куркынычсызлыгын тәэмин итми торган хезмәт күрсәтүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, балаларны алып барган автобус куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән, анда балалар өчен махсус креслолар да булмаган. Шулай ук кагыйдә буенча, балаларны төнлә автобуста кая да булса алып бару да тыела. Автобус йөртүче исә үзенең руль артында йоклап киткәнен яшермәгән, гаебен таныган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading