16+

Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре “яңгыр” булып яуды

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан, Казанда кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы булды.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан, Казанда кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы булды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан премьер министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агропредприятиеләр җитәкчеләре, тармак алдынгылары катнашты. Татарстан игенчеләре быел 4 миллион 350 мең тонна ашлык җыеп алуга иреште. Тагын 2 миллион 100 мең тонна шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге, 350 мең тоннадан артык яшелчә җыеп алу ниятләнелә. Татарстан ит һәм сөт җитештерүдә Россия төбәкләре арасында әйдаманнарның берсе.


Президент Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре тәмамлангач, һөнәри бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы алдынгыларын бүләкләү яхшы гадәт булуын билгеләп узды.
-Бездә авылга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән программалар күп. Авылда эшләүчеләрнең хезмәте безнең өчен бик мөһим. Без һәрвакыт әйтеп киләбез: сез республиканың терәге булып торасыз. Теләсә нинди ил, төбәк нигезе-авыл,-дип, мөрәҗәгать итте Президент залдагыларга һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов азык-төлек сәнәгате куркынычсызлыгының беренче урында торучы мәсьәлә булуын әйтте.

Быел игенчелектә һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач,Зәй, Кукмара, Саба, Балык Бистәсе, Азнакай, Тәтеш, Сарман, Тукай, Буа, Мамадыш, Минзәлә районнары мактап телгә алынды.Бәйрәм хезмәт алдынгылары хөрмәтенә сәнгать осталары концерты белән үрелеп барды.

Тантаналы чара Марат Әхмәтов чыгышы белән тәмамланды.
-Авылның бәйрәме дә шулай кыска инде аның. Безне һәрдаим хезмәт көтә,-дип мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә. Министр бәйрәм мәҗлесе оештырганы, җылы карашы, зур ярдәм күрсәтүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

-Чираттагы сынау елын озатабыз. Ел нинди килүгә крамастан, һәр елны көрәшергә, ныгырга тырышабыз. Быелгы хезмәт нәтиҗәләре шуның бер мисалы, 4 миллион 350 мең - зур хезмәт. Шундый табигать шартларында да, командада көчле рухлы егетләр белән биш миллион тонна икмәкне җыярга да сәләтлебездер дип саныйм. Хезмәтебез көннән-көн фидакарь була бара. Быелгы ел әле соңгы еллар арасында 2010 елгы кебек үк иң авыры булгандыр. Без бу елларда күп нәрсәгә өйрәндек, күпкә көчлерәк, җаваплырак була барабыз,- дип, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, терлекчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading