Россиядә быелның 1 июленнән авыл хуҗалыгы исәпкә алу кампаниясе башланды, ул 15 августка кадәр бара. Әлеге чара Казанда да үткәрелә.
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә бу хакта Казан шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Роман Әмирханов белдерде. Җир кишәрлеге мәйданы, җимеш бирүче агачлар һәм куаклар, җиләклек, виноград, күпьеллык культуралар, эре терлек саны, кош-корт, куяннар, мехлы җәнлек, умарта корты оясы исәпкә алына.
- Авыл хуҗалыгы исәпкә алу кампанмиясе ул Россия икътисадының аграр тармагындагы хәлләрне үзенә күрә фотога төшереп алу сыман чара. Шәхси хуҗалыклардан алынган мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә белгертелми, массакүләм таратылмый. Белешмә илнең аграр секторындагы хәлгә нәтиҗә чыгару өчен кирәк,-диде Роман Әмирханов.
Казанда 8662 шәхси хуҗалык һәм 209 бакчачылык ширкәте авыл хуҗалыгы исәпкә алуы исемлегенә керә. Ләкин, исәпкә алу шәһәрнең 20 процент өлешендә генә оештырылачак. Дүрт сотыйдан да ким булмаган шәхси хуҗалык һәм бакча кишәрлеге ирекле рәвештә сайлап алыначак.
Исәпкә алучыларның таныклыгы, "Росстат" язулы зәңгәр сумкасы, җилеты була, баш киеменә "ВСХП" дип язылган. Авыл хуҗалыгы исәпкә алу кампаниясенә кагылышлы "Кайнар элемтә" телефоны: 292-86-02; 8-987-271-68-32.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар