10 сентябрьдән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.
Алар атна саен шимбә көнне 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр сәүдә мәйданчыгында Татарстанның 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим ителәчәк.
Казанда барлыгы 15 сәүдә мәйданчыгы эшләр дип көтелә:
- Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше
- Дементьев урамы, 7нче йорт
- Ленинградс урамы, 27 нче йорт
- Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
- Чехов урамы, 2нче йорт
- Краснококшайская урамы, 150/2нче йорт
- Революционная урамы, 12нче йорт
- Батыршин урамы, 20нче йорт
- Ямашев проспекты, 71а
- Лаврентьев урамы, 10нчы йорт
- Зорге урамы, 66 корпус 1
- Фучик урамы, 72нче йорт
- Липатов урамы, 7нче йорт
- "Казан" агросәнәгать паркы (Аграрная, 2)
- "Салават Күпере" ("Радужный" сәүдә үзәге)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар