16+

Азат Фазлыев: "Хәзер тәмен белеп алдым!"

Эстраданың бер төркем егетләре – Рифат Зарипов, Азат Фазлыев һәм танылган алып баручы Илшат Вакказов йөгерә башлаган.

Азат Фазлыев: "Хәзер тәмен белеп алдым!"

Эстраданың бер төркем егетләре – Рифат Зарипов, Азат Фазлыев һәм танылган алып баручы Илшат Вакказов йөгерә башлаган.

Бу шөгыльнең башлангычында, әлбәттә, спортчы егет Илшат Вакказов тора. Аның гетләрне шулай спортка тартуы куанычлы күренеш!

“Егетләр белән Казанның Горки-Әмәт паркында йөгерәбез. Мин инде өченче атна киләм. Иртүк сәгать 6да җыелабыз. Хәзер тәмен белеп алдым. Ихтыяр көчемне тикшерәм. Сүз иртә тору турында гына түгел, гомумән, спорт белән шөгыльләнү турында. Йөгерүдән тыш, төрле күнегүләр дә ясыйм. Миңа карап башка дусларым да тартыла башлады”, - диде безгә Азат Фазлыев.

Лена РӘХИМОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading