16+

Бакчачылар өчен автобус маршрутлары ачыла

Казан шәһәре Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, 25 апрельдән Казанда бакчачылар өчен махсус автобуслар йөри башлаячак.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, 25 апрельдән Казанда бакчачылар өчен махсус автобуслар йөри башлаячак.

Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча ачылачак:
«Ветеринария институты - Дербышка станциясе торак пункты» 39нчы номерлы автобус;

«39 квартал-Щербаковка» 41 нче номерлы автобус;

«Ленин исемендәге мәдәният йорты - Коры Елга торак пункы - Дальние сады» 92 нче номерлы автобус;

«Горький шоссесы урамы - «Текстильщик» 101 нче номерлы автобус;

«Җиңү проспекты - Арышхаздә» 106 нчы номерлы автобус;

«Совет мәйданы - Яңа Шигали» 109 нчы номерлы автобус;

«Җиңү проспекты - Май комбинаты» 111 нче номерлы автобус.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading