16+

Балалар өчен бушлай поезд

Балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә бушлай поезд йөриячәк.

Балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә бушлай поезд йөриячәк.

Бу Юдино бистәсендәге балалар поезды. Поезд Залесный бистәсендә урнашкан Казан тимер юлы техникумы тирәсендәге "Молодежная" тукталышыннан кузгалып, Юдино карьеры янындагы "Изумрудная" станциясенә кадәр барачак. "Радуга" - "Салават күпере" дип аталган бу балалар поезды көненә дүрт рейс ясачак. "Молодежная» тукталышыннан сәгать 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 дә китәчәк. Дүшәмбе һәм сишәмбе поездның ял көннәре. Әлеге поезд инде беренче генә ел эшләми. Балачак бәйрәме уңаеннан 1 июнь көнне аны барлык балалар өчен бушлай итәргә булганнар. Ә башка көннәрдә билет бәясе 10 яшькә чаклы балалар өчен 50 сум, олырга 90 сум, 5 яшькә кадәрге балалар бушлай да бара алалар. Быелның төп үзенчәлеге - поездда ике яңа үзенчәлекле вагон өстәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading