16+

Балалар өчен кирәк-яракларны һәм уенчыкларны ничек дөрес сайларга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңлатмасы

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңлатмасы

Балалар өчен продукция һәм уенчыклар сатып алганда техник регламентлардагы кайбер кисәтүләргә игътибар итәргә кирәк.

АЛАР ТҮБӘНДӘГЕ ГОМУМИ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕНӘ ҖАВАП БИРЕРГӘ ТИЕШ:

яңа туган сабыйлар һәм 1 яшькә кадәрге балалар өчен биләүсә һ.б. әйберләрнең табигый материаллардан эшләнүе, аларда «Кулланыр алдыннан юу мәҗбүри» дигән мәгълүмат булуы шарт;
бала чүпрәкләрендәге тегелгән җөйләр тукыманың уң ягында булырга тиеш;

яңа туган сабыйлар һәм 1 яшькә кадәрге балалар өчен биләүсә һ.б. әйберләрдәге синтетик материаллардан эшләнгән тышкы һәм декоратив элементларның (челтәр, аппликация һ.б.) баланың тәненә тиеп тормавы шарт;

балалар өчен савыт-саба җитештергәндә поликарбонат, поливинилхлорид, меламин кебек материаллар кулланылмаска тиеш;
балалар һәм яшүсмерләргә тәгаенләнгән продукциянең маркировкасы дөрес булырга, яхшы укылырга тиеш.

УЕНЧЫКЛАРНЫҢ МАРКИРОВКАСЫНДА ТҮБӘНДӘГЕ МӘГЪЛҮМАТНЫҢ БУЛУЫ ШАРТ:

уенчыкның исеме;
уенчык җитештерелгән ил атамасы;
җитештерүченең, импортерның урнашкан урыны һәм атамасы, аның белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат;
җитештерүченең товар билгесе (булган очракта);
уенчык яки пиктограммада баланың минималь яше;
төп конструкция материалы (3 яшькә кадәрге балалар өчен) (кирәк булган очракта);
җитештерү датасы (ае, елы);
яраклылык яки хезмәт итү вакыты;
саклау шартлары (кирәк булган очракта).

УЕНЧЫКНЫҢ ТӨРЕНӘ БӘЙЛЕ РӘВЕШТӘ, МАРКИРОВКАГА ТҮБӘНДӘГЕЛӘР КЕРӘ:

комплектлык (җыелма өчен);
уенчыкны файдалану кагыйдәләре;
гигиеник эшкәртү алымнары;
куркынычсызлык чаралары;
кисәтә торган язулар;
җыю буенча инструкция.

Кулланганда аеруча саклык таләп иткән чаралар турында кисәтү мәгълүматларында язылырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading