16+

Баланы ничек тәрбияләргә?

Бүген һәм иртәгә Казанның ИТ-паркында ата-аналар өчен семинарлар бара. Россия мәгариф академиясе академигы, психология фәннәре докторы, профессор Шалва Амонашвили балаларны тәрбияләү хакында лекцияләр сөйлиячәк, ата- аналарны кызыксындырган сорауларга җавап, киңәшләрен бирәчәк.

Профессорның методикасы үзенчәлекле. Ул балаларны тәрбияләүдә каеш, боеру, ачулану элементларын кертмичә, мөмкин кадәр гуманлы тәрбия алып барырга өнди. Аның балаларны тәрбияләүгә корылган "Тормыш мәктәбе" системасы Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан да хупланган. Балачакта нәрсәгә игътибар итәргә, сабыйны олы тормышка ничек әзерләргә, болар һәм башкалар турында "ШК" газетабызның киләсе саннарыннан укый алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading