16+

Баланы үтереп, башын үзе белән алып киткән вәхши хатын җинаятенең сәбәбе дип ире хыянәтен атый

Кичә иртән Мәскәүдә бала караучы булып ялланган Үзбәкстан кешесе 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова әти-әниләре эшкә киткәннән соң, йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә, дип яза ru.tsn.ua.

Кичә иртән Мәскәүдә бала караучы булып ялланган Үзбәкстан кешесе 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова әти-әниләре эшкә киткәннән соң, йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә, дип яза ru.tsn.ua.

Әле аның белән генә кара "эшен" бетерми: фатирга ут төртеп, баланың башын үзе белән алып метрога юнәлә.

«Октябрьское поле» метро станциясе янында әлеге хатын-кызның үз-үзен тотышында сәерлек сизгән хокук саклау хезмәткәре туктатып документларын сорый. Берничә җинаять кылып, чын мәгънәсендә котырган хатын пакеттан бала башын алып, аны үтерүен һәм үзен-үзе шартлатачагын әйтеп кычкырырга тотына.

Метро станциясенә керү-чыгулар тукталып, камап алынганнан соң, тикшерү эшләре башлана. Ире хыянәте аркасында шундый җинаятькә барганлыгын сәбәп итүче вәхшине бер сәгатьтән соң кулга алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading