16+

«Балкыш»ны яратмау мөмкин түгел»

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның “Балкыш” үзешчән башкаручылар V республика фестивале узды.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның “Балкыш” үзешчән башкаручылар V республика фестивале узды.

Әлеге гала-концерт Комсомолның 100 еллыгына багышланган булуы белән дә игътибарга лаек иде.

Ветераннар арасында популярлык казанган әлеге фестивальнең сайлап алу турында республика районнарыннан 3000 кеше катнашкан, 117се лауреат булган. Казанда узган зональ турда исә 400 кеше 91 концерт номеры белән чыгыш ясады. Шуларның 35е лауреат булып танылды. Шунысы кызыклы, 2012 елда 3,5 мең өлкән кеше катнашса, 2016 елдагы фестиваль концерт мәйданнарына 12,5 мең башкаручыны җыйды. Ә быелгысында республиканың егерме мең ветераны катнашкан.    
Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова бар иде.   

Фестивальдә катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын (ә тамашачыларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде) Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

– “Балкыш” фестивале кирәкле, чөнки ул сезнең инициатива белән барлыкка килде. Өлкән яшьтәге кешеләрдә энергия, тәрбия, сәләт запасы барлыгын тойдык. Сезнең арада сәләтле кешеләр бик күп һәм аларны республика районнары һәм шәһәрләренә күрсәтергә теләвегезне дә сиздек. Кешеләр  йомык булырга тиеш түгел. Сез яшьләргә үрнәк күрсәтәсез. Шуның өчен зур рәхмәт сезгә, - диде.   
Концерт башланыр алдыннан журналистлар белән аралашкан вакытта ул “Балкыш” фестиваленең дәрәҗәсе дә, анда катнашучылар саны да елдан-ел артканлыгын билгеләп үтте.

“Балкыш” фестивален яратмау мөмкин түгел. Быел без бишенче фестивальне үткәрәбез. Ул Комсомолның 100 еллыгына да багышланган. Шуны әйтәсем килә, лаеклы ялга чыккан кешеләр активлыгын “Балкыш” аркылы кемдер җыр, кемдер бию, кемдер сүз остасы буларак күрсәтә. Һәр шәһәрдә, һәр районда яшәүчеләр аралашырга, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек таба. Шуның аркылы яшьләребезгә тәрбия бирә, – диде ул.   

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading