16+

Балыкчылар Сабантуе

11 июньдә 18.00 сәгатьтә Казанда "Fish сабантуй-2015" дип аталган чара узачак. Әлеге ярыш балыкчылар арасында үткәрелә.

11 июньдә 18.00 сәгатьтә Казанда "Fish сабантуй-2015" дип аталган чара узачак. Әлеге ярыш балыкчылар арасында үткәрелә.

Оста балык тотучылар төрле номинацияләрдә көч сынашачак. Әйтик, кайсы көймәдән яхшырак балык тота, кайсы кармакка шәп эләктерә һ.б. Моннан тыш биредә мастер-класслар алу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлек булачак. Балыкның төрле сортларыннан уха пешерәчәкләр дип тә көтелә. Әлеге чара 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, 11-13 июнь көннәрендә Идел елгасында спортның су астында ау оештыру төре буенча ярышлар да үтәчәк. Аны Займище бистәсе районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештыралар.

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярышлар гражданнарны хәрби-гамәли спорт төрләренә җәлеп итү, су астында йөзүне популярлаштыру, Татарстанның көчле спортчыларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

Шәхси-команда беренчелеге буенча үтүче ярышка 18 яше тулган спортчылар кертелә. Турнирда Чиләбе, Магниторск, Екатеринбург һәм Татарстан шәһәрләреннән спортчылары катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading