16+

Барысы да халык өчен

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Апас һәм Буа районнарына эш сәфәре кысаларында яңа социаль объектлар ачуда катнашты.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Апас һәм Буа районнарына эш сәфәре кысаларында яңа социаль объектлар ачуда катнашты.

425 кеше гомер кичерүче Иске Әнәле авылында сафка бастырылган яңа мәдәният йортының бәясе 3 миллион сумга якын. Яңа клубта китапханә урнашкан, шулай ук биредә үзешчән сәнгать түгәрәкләре дә эшләячәк. Татарстан лидеры Иске Әнәле авылында төзекләндерелгән чишмәне дә карады. Чишмәне төзекләндерү республика муниципаль районнары халык социаль проектлары конкурсы кысаларында алынган грант хисабына башкарылган. Апас районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган үзәк район хастаханәсендә дә булды. Быел хастаханәнең бала тудыру һәм балалар бүлеген, шулай ук административ корпусын төзекләндерүгә 24 миллион сум акча бүленгән.

Татарстан лидеры Апаста ЗАГС һәм 1 нче суд участогы урнашкан яңа административ бина ачуда да катнашты. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп узганча, Апас районы, шул исәптән Иске Әнәле авылында төзелгән социаль объектлар муниципалитетка демографик вазгыятьне яхшыртырга булышыр дигән ышаныч бар.

Буа районында исә ул 140 урынга исәпләнгән "Светофорик" балалар бакчасын тантаналы ачу чарасында катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа балалар бакчасы ачылу ул - район өчен әһәмиятле вакыйга. Татарстан лидеры искәрткәнчә, 2014 елда республикада 56 балалар бакчасы ачылган иде, быел исә 76ны ачу күздә тотылды.

Районга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов җитештерү предприятиеләренең берсендә булды. Аерым алганда, ул ит продукциясен саклау һәм эшкәртү цехы мөмкинлекләре белән танышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading