16+

Башкалада «туристлык флоты» оештырыла

Татарстан башкаласында җәйге туристлык сезоны ачыла.

Татарстан башкаласында җәйге туристлык сезоны ачыла.

Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Михаил Зотов хәбәр иткәнчә, җәйге туристлык сезонына 30 апрельдә 14.00 сәгатьтә «Казан-­Арена» футбол стадионы янәшәсендәге мәйданда колачлы флешмоб белән старт биреләчәк. Казанлылар Welcome to Kazan җөмләсе рәвешендә тезелешеп басачак. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең социаль челтәрдә контактта яки фейсбукта «I help Kazan» һәм «Welcome to Kazan» аша теркәлүләре кирәк.

Кабан күлендә 1 майдан ук сәяхәт катерлары йөри башлый. Казансу елгасының «туристлык флоты» беркадәр соңрак, ягъни май ахырларында кузгалачак. Кече катерларның маршруты «Казан» гаилә үзәге - «Круиз» рестораны - Кремль яр буе - «Казан-Арена» футбол стадионы - «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексын үз эченә ала. Билет бәясе 300-700 сумны тәшкил итәчәк. Мәктәп укучыларына -50 сум, ә зурларга 300 сум чикләрендә куелган очракта, казанлылар да, туристлар да елга сәяхәтен канәгатьлек хисендә кабул итәрләр иде, мөгаен. Хәер, шушы фикеремне җиткергәч, Михаил Зотов: «Билет бәясе әле тәгаен расланмады», - диде.

Казанда 22 майга каршы төндә чираттагы «Казан велотөне» мәдәни-спорт чарасы үткәрү планлаштырылган. Велосипедта шәһәр буенча массакүләм йөреш тәүге мәртәбә 2014 елда оештырылган иде. Ул вакытта чарада өч мең кеше катнашкан булса, узган ел велосипедчылар саны биш меңгә җитте. Быелгы велосәяхәт авиациягә багышлана.

- Туристлар санын күтәрү, туристлыкны үстерү буенча соңгы елларда күп эшләнде. Казан хәзер туристлык өлкәсендә дә алдынгы. Хәзер Казанга бер килгән туристның кабат килү теләген булдыру юнәлешендә актив эшләргә кирәк, - дип белдерде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Кунакханәләрдә, күңел ачу комплексларында, хезмәт күрсәтүләрдә, шул исәптән Кабан күлендәге һәм Казансудагы катерларда арзанрак түләүләр сакланса, туристлар Казанга бер генә түгел, ә ел саен килеп торачак, минемчә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading