16+

“Башкарма комитетларда законнарны белеп бетермиләр”

Ел башында көндәшлекне яклау турындагы законга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин журналистларга шуларның үтәлеше турында сөйләде.

Ел башында көндәшлекне яклау турындагы законга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин журналистларга шуларның үтәлеше турында сөйләде.

Яңа үзгәрешләр буенча, монополиягә каршы законны бозган өчен, җирле үзидарә органнарына штраф салынмый, ә кисәтү ясала. 2016 елның беренче кварталында 103 кисәтү чыгарылган: 46ы үтәлгән, тагын 43е үтәлә тора, ә 14е үтәлмәгән. Үзгәрешләр кертелмәгән булса, 103 очракның һәркайсына, ким дигәндә, 15 мең сумлык штраф салыныр иде.
Монополиягә каршы законны бозып, быел «кайнар исемлек»кә - Питрәч (13 кисәтү), Биектау (7 кисәтү), Спас (6 кисәтү), Бөгелмә (3 кисәтү) районнары, Казан (8 кисәтү), Чаллы (4 кисәтү), Түбән Кама (3 кисәтү) шәһәрләренең җирле үзидарә органнары кергән.

Хилафлыкларның күбесе җир мөнәсәбәтләре (52 процент) һәм су, җылылык белән тәэмин итү (17 процент) тармагында ачыкланган. Әйтик, кисәтүләргә баш-аягы белән баткан Питрәч районында җитештерү базасы төзү өчен җир бирелгән булган. Тикшерүчеләр килеп караса, ул урында күпкатлы йортлар калкып чыккан. Кагыйдә буенча, торак белән бәйле җирләр "торг" аша гына бирелә.
- Закон бозулар нәрсәгә бәйле соң: районнар законнарны белмиме, әллә аларны явыз ният белән махсус бозамы? - дип сорады матбугат вәкилләре.
- Моның ришвәтчелеккә бер катнашы да юк. Дөрестән дә, законнарны белеп бетермиләр. Башкарма комитетларда эшләүчеләр еш алышына, хезмәт хаклары аз. Берәр белгеч күпмедер вакыт эшләп ала да күбрәк түләнә торган урынга күчә, - дип ачыклык кертте Рузалин Хәбибуллин.
2,91 процент кагыйдә бозу җирләү эшләренә бәйле. Моның белән район башкарма комитетлары шөгыльләнергә тиеш. Әмма тикшерү барышында, бу эшне ниндидер оешманың башкарып, акча эшләп ятканы ачыкланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading