16+

«Батырлар узышын» үткән – куркуын җиңгән

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россия Оборона министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе катнашында башкалада «Батырлар узышы» («Гонка героев») - массакүләм спорт чарасы уздырыла.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россия Оборона министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе катнашында башкалада «Батырлар узышы» («Гонка героев») - массакүләм спорт чарасы уздырыла.

Әлеге чара Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары - ГТОның яңадан әйләнеп кайтуы уңаеннан уздырыла. Әлеге проект зур социаль мәгънәгә ия, чөнки катнашучыларда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уята. Көчле, батыр, оешкан булырга өйрәтә. Командада эшләгәндә болар кирәкле сыйфатлар.

Бәйгедә катнашучыларга төрле каршылыклар булган ун километрлы трассадан узарга туры киләчәк. Монда елга, җир асты тонеле аша чыгу, янгын-штурм полосасы аша узу, тагын башка күп кенә Россия Армиясе махсус бүлекчәләре шөгыльләнүе өчен эшләнелгән төрле каршылыклар аша үтәргә туры киләчәк. Әлеге ярышта куркынычсызлык беренче урында, «Батырлар ярышын» үтә алган кеше, куркуын җиңгән булып санала.

Былтыр Мәскәүдә узган узышта 10 меңнән артык кеше катнашкан булган, быел исә географияне киңәйтергә исәплиләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Казан, Екатеринбург, Чиләбе, Владивосток, Новороссийсктан 100 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бу чара тамашачы өчен дә кызык булачак. Бәйрәмгә килүчеләр хәрби техника һәм корал күргәзмәсен күрә ала, шулай ук биредә, хәрби кыр кухнясы да эшләячәк. Шәһәр үзәгеннән бушка транспорт йөриячәк, ә үз машинасы белән килүчеләргә полигонда бушлай транспорт кую урыны булдырылачак. «Батырлар ярышы» 30-31 майда Казан Югары хәрби училищесы полигонында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading