16+

БДИ калачак. Әмма кайбер укучылар өчен генә

БДИны югары уку йортларына керергә ниятләгән укучылар өчен генә калдырырга мөмкиннәр.

БДИны югары уку йортларына керергә ниятләгән укучылар өчен генә калдырырга мөмкиннәр.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Ул аттестат кирәк булганнар өчен белемнәрне бәяләүнең башка формасын әзерләячәкләр дип фаразлады.

"Мин үзгәртергә кирәклеген аңлыйм. Без фикер алышабыз, Дәүләт Думасы фикер алыша. Август ахырында БДИ һәм ОГЭ турында фикер алышу булачак. Бәлки, үзгәрешләр булыр, әмма мәсьәлә әлегә ахырына кадәр хәл ителмәгән", - дип белдерде Һадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading