16+

Бәдрәфкә ничә тапкыр барганыңны санамакчылар

Тиздән гамәлгә керәчәк Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карары нигезендә суга исәпләү җайланмасы куйдырмаган кешеләр өчен тарифлар үзгәрүе көтелә.

Тиздән гамәлгә керәчәк Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карары нигезендә суга исәпләү җайланмасы куйдырмаган кешеләр өчен тарифлар үзгәрүе көтелә.

Төгәлрәк әйткәндә, нормативлар буенча түләгән кешеләргә бәдрәф, аш-су бүлмәсендәге раковина, душтан файдаланган өчен аерым түләргә туры киләчәк. Кешенең суны кайда күпме кулланганнарын исәпләп тә чыгарганнар.Норматив буенча һәр кеше аена үз бәдрәфендә суны 118 тапкыр агызып унитазын юдырта, юыну бүлмәсендә ваннага аена 4 тапкыр керә, душ белән 25 тапкыр файдалана һәм аш-су бүлмәсендә раковинадан 95 тапкыр су алырга мөмкин. Аена 31 тапкыр идән юарга һәм кер юарга рөхсәт ителә. Дөрес, бу нормативларны бозып душка артыграк керсәң, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бернинди дә кисәтү ясамый, хәер, кранның ничә тапкыр борылганын тикшереп торырга да җыенмый алар. Әлеге карарны чыгаручылар барлык халыкны да исәпләгеч җайланмалары куйдыртырга шул рәвешле өндәмәкче. Татарстанга исә бу карар кагылмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading