16+

Бөек Ватан сугышы чорында төшерелгән 2 меңгә якын фото Милли музейга тапшырылды

Узган атнада Татарстан Республикасы Ветераннар советы Бөек Ватан сугышы чорында төшерелгән ике меңгә якын фотоны Татарстанның Милли музеена тапшырды. Килешүгә кул кую чарасы тантаналы рәвештә Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы тарихы музей-мемориалында узды. Әлеге фотолар ике ел дәвамында "Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары" проекты кысаларына җыелган.

Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков әлеге документларны музей директоры кулына шәхсән үзе тапшырды.
- Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калды. Россиядә яшәүче һәр кеше өчен бу изге көн. Әти-әниләр, әби-бабайларыбыз кичергән коточкыч куркыныч афәтне без елдан-ел ачырак тоябыз. Бурычыбыз аларның хәтерен саклап калу, киләчәк буынга тапшыру. Минем әти бөтен сугышны узган кеше. Бер фотосы бар иде, ләкин бүген без аны таба алмыйбыз. Менә шундый әйберне булдырмас өчен бу проект кирәк иде, - диде ул.

Проектны оештыруда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, ветераннар үзләре дә актив катнашкан. Ә фотолар җыю кебек җаваплы эшне Казанның Совет районы Ветераннар советы белән Дәүләт Советы депутаты Марат Шәгитов үз өстенә алган. Милли музейдан тыш бу фотолар шулай ук Россия дәүләт кинофотодокументлар архивында да сакланачак әле.

- "Гаилә фотохроникалары" тик торганнан гына барлыкка килгән әйбер түгел ул. Россиянең, Татарстанның сугыш афәте кагылмаган бер генә гаиләсе дә юк. Һәр гаиләнең үз батыры, үз тарихы бар. Сугыш елларында гаилә ил тоткасы булган. Безнең акция үткәнне генә түгел, киләчәкне дә тоташтыра, - диде Татарстан Республикасы Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading