16+

"Белем бирү учреждениеләренә кабул итү тулысынча электрон булачак"

Балалары беренче сыйныфка бара торган әти-әниләр өчен гаризаларны кабул итү быел тулысынча электрон форматта оештырылган.

Балалары беренче сыйныфка бара торган әти-әниләр өчен гаризаларны кабул итү быел тулысынча электрон форматта оештырылган.

“Бу хезмәт тулысынча  цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гаризаларны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. 1 апрельдән алып, шул рәвешле 12 меңнән артык гариза кабул ителгән. Киләчәктә, бу бәлки 2023 елда гына ук булмас та, белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү тулысынча цифрлы форматта башкарылачак”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов. Аның сүзләренчә, гаризалараны электрон форматта бирү, коррупцион очракларны  киметүне дә максат итеп куя. 

“Без гражданнарның ышаныч дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Портал тулысынча эшли, гаризалар барысы да кабул ителә. Шул рәвешле гариза юллаучылар һичшиксез мәгариф учреждениесенә эләгәчәк. Беренче класска керергә тиешле бер генә бала да укырга кермичә калмаячак. Барысын да кабул итәчәкбез", - диде урынбасар. Без бу юлның нәтиҗәле булуын, шикаятьләрнең кимүен күрәбез”, - диде Рәмис Мөҗипов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading