Дөньядагы сейсмик куркыныч зоналар билгеле, һәм анда һәрвакыт моңа әзер булырга тиешләр.
Якындагы биш ел дәвамында җирнең сейсмик активлыгы артачак, шуның аркасында җир тетрәүләр ешрак барачак. Бу хакта Бердәм геофизик хезмәт директоры, Россия Фәннәр академиясе техник фәннәр докторы Юрий Виноградов белдерде. Аның сүзләренчә, 9 магнитудалы җир асты тетрәүләре планетада уртача биш-җиде елга бер була, ә 8 магнитудалысы елына ике-өч тапкыр. Ләкин соңгы дүрт елда җирнең сейсмик активлыгы гадәттәгедән бераз түбәнрәк иде. "Барысы да уртачага омтылганлыктан, якындагы биш елда ул уртачадан бераз югарырак булачак, димәк, җир тетрәүләр саны артачак, дип уйларга нигез бар", – дигән эксперт. Галимнәр җирнең кайда көчлерәк селкенүен әйтә алмыйлар. Әмма дөньядагы сейсмик куркыныч зоналар билгеле, һәм анда һәрвакыт моңа әзер булырга тиешләр. Россиядә андыйларга Камчатка, Куриль, Сахалин, Байкал, Алтай-Саянск крае һәм Кавказ керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар