16+

Бер хатын-кыз, сумка карагының өстенә менеп ятып, полиция килгәнче тоткарлаган (ВИДЕО)

Киров өлкәсендә бер гадәти булмаган хәл килеп чыккан. Бер хатын-кызның сумкасын карак урлап качмакчы була.

Бер хатын-кыз, сумка карагының өстенә менеп ятып, полиция килгәнче тоткарлаган (ВИДЕО)

Киров өлкәсендә бер гадәти булмаган хәл килеп чыккан. Бер хатын-кызның сумкасын карак урлап качмакчы була.

Әлеге ханым аптырап тормый, каракны егып, өстенә менеп ята да полиция килгәнче аны тоткарлый.    
Сузып салып кына калмый, "тәрбия дәресләре" дә уздыра: балалары өлешенә кул сузган каракка: "Балчык аша!" - дип кычкыра.

Бу хәлне күзәтүче яшүсмерләр сусаган хатынга су да китереп бирәләр.

Полиция килгәч, хатын "тозагы"ннан котылган ир, аңа гаеп атмакчы була. Әмма хокук сакчылары ялганчы карак сүзенә ышанмыйлар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading