16+

Бер мәктәптә тычканнар табылган, икенчесе ишелергә тора

Татарстанда 8 мәктәптә әлегә кадәр Роспотребнадзор күрсәтмәләре үтәлмәгән.

Татарстанда 8 мәктәптә әлегә кадәр Роспотребнадзор күрсәтмәләре үтәлмәгән.

Аларның күбесе биналарны төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Ул шулай ук Татарстан районнарында ике “проблемалы” мәктәп барлыгын әйткән, анда ашханәләрдә кимерүчеләр табылган, ә икенчесенең диварлары ишелергә тора, дип яза Бизнес-онлайн.

Шундый мәктәпләрнең берсе - Әлмәт районының Яңа Кәшер авылындагы уку йорты. Аның авария хәлендәге өч уку кабинеты инде 2022-2023 уку елында ук ябылган. Мәктәп фундаментының бөтенлеге бозылган, диварлары чатнап ярылган. Авдонина сүзләренчә, узган атнада суд утырышы булган, анда мәктәпкә ябык кабинетларны ремонтларга рөхсәт ителгән. Мәктәп җитәкчелеге уку елы башына кабинетларны торгызырга вәгъдә иткән. 

Икенче “проблемалы” мәктәп Олы Колга авылында урнашкан – бу 1нче Балык Бистәсе гимназиясенең филиалы, анда 15 бала укый. Узган уку елында Роспотребнадзор өч тапкыр азык-төлек блокларының эшчәнлеген тыйган. Бу чараның сәбәпләре – антисанитария, техник торышның начар булуы, бинаның тузган булуы, кимерүчеләр табылуы. Балык Бистәсе районы вәкиле сүзләренчә, бу филиал юк ителәчәк, ә балалар район үзәгенә йөртеләчәк – автобус инде бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading