Әлеге хәл узган ялларда булган.
Май бәйрәмнәре вакытында Мамадыш районында яшәүче ир йорт яны участогында эшләгән. Бервакыт ул сусагач, лимонад эчәргә уйлаган.
Ир - ат шешәләрне бутаган һәм лимонад урынына бакча участокларын эшкәртү өчен кулланыла торган сыек препарат эчкән. Ашыгыч рәвештә аны район хастаханәсенә салганнар.
Пациентның хәле бик авыр дип бәяләнә, ул реанимациядә ята. Барлык кирәкле дәвалау-диагностика чаралары үткәрелә, дип хәбәр итә Нократ сайты.
Әлеге вакыйгага бәйле полиция хезмәткәрләре тикшерү башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар