16+

«Бердәм Россия» волонтерлары пикетлар оештыра

18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә: Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.

18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә: Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.

Сайлауларга бер айдан азрак вакыт калып барганда, партияләр сайлау алды агитацияләрен үткәрә башлады. Алар арасында «Бердәм Россия» партиясе иң активы. «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» һәм «Мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары» проектларына пикетлар өстәлде. Алар республиканың барлык шәһәр-районнарында уза.

Көненә шундый 220 пикет оештырылыр дип көтелә. Проектның максаты - халыкны партиянең сайлауга бара торган идеяләре белән таныштыру, сайланачак депутатларга аларның теләк-тәкъдимнәрен җиткерү. «Бердәм Россия» активистлары халыкка буклетлар, газеталар һәм башка мәгълүмати-агитацион материаллар тарата, сорауларга җаваплар бирә. Моннан тыш, теләге булганнар дәүләт хакимияте органнары һәм республиканың җирле үзидарәләре эшчәнлегенә бәя бирә ала.

Партия волонтеры Артем Бабкин Казанның үзәгендә оештырылган пикетта эшли. Аның сүзләренчә, Казан халкы сайлаулар белән кызыксына, буклет, листовкаларны теләп ала, сораулар бирә.
- Аларның күбесе партиягә карата уңай мөнәсәбәттә тора, сайлауларга барачакларын белдерәләр, - ди ул.

Казан дәүләт университеты студенты Андрей Заборяцкийның да булачак депутатларга сүзе бар. Ул алардан яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен карауларын сорады.
- Агитациянең кызыклы һәм үзенчәлекле формасын уйлап тапканнар. Халык үзенең тәкъдимнәрен наказлар бланкына язып калдыра, - ди ул.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты проректоры Давид Кордончик фикеренчә, Татарстанның икътисады актив үсә һәм яшь кадрларга ихтыяҗ бар. Әмма әлеге социаль проблемага депутатлар игътибарларын арттыра төшсәләр, бер дә артык түгел.

- Депутатларга тармак югары уку йортлары өчен өстәмә грантлар системасын эшләргә кирәк, - ди проректор.
Пикет кампаниясе эшли башлауның беренче атнасында Казанда 300 акция үткәрелде, «Бердәм Россия» активистлары 100 мең данә агитация материалы таратты, шәһәр халкыннан 800 наказ җыйдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading