16+

Беренче тапкыр сайлаучыга бүләк бирәләрме?

Мин быел беренче тапкыр сайлауга барам. Гадәттә, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләк бирәләр икән дип ишеткәнем бар. Бу юлы ничек булачак? Альберт Шакиров, Казан Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, быел Татарстанда 18 яше тулган 33 мең кеше беренче тапкыр сайлауларга барачак. Татарстанда 35 яшькәчә кешеләр 800 мең....

Мин быел беренче тапкыр сайлауга барам. Гадәттә, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләк бирәләр икән дип ишеткәнем бар. Бу юлы ничек булачак?

Альберт Шакиров, Казан

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, быел Татарстанда 18 яше тулган 33 мең кеше беренче тапкыр сайлауларга барачак. Татарстанда 35 яшькәчә кешеләр 800 мең. Шуңа да аларга өмет зурдан. 18 сентябрь көнне 18 яшь тулганнарга истәлекле сувенир- бүләкләр бирү каралган.

Искәртеп узабыз, сайлауга килүчеләрнең һәрберсенә "Мин сайлауга бардым!" дигән беләзек тапшыралар. Аның белән күңел ачу үзәкләрендә, кибетләрдә ташлама каралган. Тавыш бирүчеләр өчен бу көнне шәһәр автобусында йөрү дә бушлай. Бакый Урманче музее, Казанның меңъеллык музее, Константин Васильев картиналары галереясе ишекләре дә сайлауга баручылар өчен ачык. Беләзек белән килүчеләргә "Якитория" - 15, "Туган авылым" комплексы - 10, "Ривьера" аквапаркы - 20, "Татар утары" - 10, "Планета фитнес" салоны 50 процент ташлама ясаячак. "Юркин парк" та саулаучыларны бушлай кабул итәчәк. Сайлаучылар өчен төп бәйрәм чарасы "Казан-Арена" территориясендә сәгать 11.00дә башлана. Кичке сәгать дүрттә башланып китәчәк зур концерт программасында танылган җырчылар Игорь Николаев белән Сергей Лазарев та катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading