16+

Берлинда да Сабан туе узачак

Тиздән районнарда, авылларда Сабантуйлары гөрлиячәк. Ә Европа Сабан туе исә быел Германиядә үтәр дип көтелә. Сабан туе 18-21 июньдә Берлинда узачак.

Тиздән районнарда, авылларда Сабантуйлары гөрлиячәк. Ә Европа Сабан туе исә быел Германиядә үтәр дип көтелә. Сабан туе 18-21 июньдә Берлинда узачак.

Дүрт көн буе барган бәйрәм чараларга бик бай булачак. Монда концерт программасы, мастер класслар да, ярышлар, уеннар да булачак. Сабан туен тантаналы төстә ачу 20 июньдә 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Анда Татарстан һәм Мәскәүдән сәнгать осталары чыгыш ясавы да көтелә. 21 июньдә исә Сабан туе кысаларында, Берлин буйлап экскурсия оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading