Казанда узган синхрон йөзү буенча юниорлар арасындагы дөнья чемпионтаныда Россия җыелма командасы җиңүче булды.
Анастасия Архиповская, Майя Гурбанбердыева, Дарья Исламова, Полина Комар, Анна Ларкина, Милена Маретич, Мария Немчинова, Әлфия Нигъмәтулина, Варвара Субботина һәм Карина Ташагаджиева 91,9333 балл җыеп беренче урынга лаек булды. Икенче урында Кытай спортчылары (91,2333), өченчедә Япония (89,3333). Варвара Субботина үзе генә чыгыш ясап та, фигуралы композициядә дә беренче урынга лаек булды Кулагина фигуралы композициядә икенче урында серебро. У Вероника Калинина белән дуэт чыгышында алтын медаль алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар