16+

Бүген -9 градус булырга тиеш иде. Аномалия дәвам итә

Бүгенге яңгырлы һава торышы янә бер тапкыр аномаль җылылык теориясен раслады кебек.

Бүгенге яңгырлы һава торышы янә бер тапкыр аномаль җылылык теориясен раслады кебек.

Казанда алдагы ункөнлектә җылылык аномалиясе сигез градус тәшкил итәчәк. 8 мартка кадәр шундый һава торышы фаразлана. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән.

«Алдагы ункөнлектә җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Гадәттә, язның беренче аенда шәһәрдә айлык уртача температура -5 градус тәшкил итә. Бүгенге көндә тәүлеклек уртача температура -9,6 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул +2,5 градуска тигез. Җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итә», - дип искәртте спикер.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 февральдә республикада көн болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, юеш кар һәм кар явачак, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Урыны белән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -3..+2, көндез -1..+4 градус. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

1 мартта аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка күчә, талгын. Төнлә -1..-6, көндез -2..+2 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

2 мартта шулай ук аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -3..-8, көндез 0..+4 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading