Бүген Норлат районы Чулпан авылында Татарстанның атказанган механизаторы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Сабан туйларының абсолют батыры Сабир Хәбибуллин истәлегенә билбаулы көрәш буенча республика турниры ачылды. Анда Татарстан шәһәрләре, районнарыннан, Идел буе регионнарыннан 130дан артык көрәшче катнаша. Спортчылар - 2000-2002 елгы егет-кызлар.
Скопировать ссылку

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, турнир быел 22нче тапкыр уздырыла. Бу вакыт аралыгында көрәш җәймәсендә шактый күп катнашучы җыелган, алар арасында Россия беренчелеге һәм Кубогы җиңүчеләре, призерлары да бар.
Комментарийлар