"Рубин" 2016/2017 сезонының тәүге очрашуын 1 августта Казанда "Амкар"га каршы үткәрәчәк
Бүген футбол буенча Россия чемпионатының яңа сезоны башлана. Беренче уеннарны "Зенит" - "Локомотив" , "Ростов" - "Оренбург" һәм "Анжи" белән ЦСКА уздырачак.
Ә "Рубин" 2016/2017 еллар сезонының тәүге очрашуында 1 августта Казанда "Амкар"га каршы уйный.
Сүз уңаеннан, букмекерлар чемпионат фаворитлары исемен игълан итте. Аннан күренгәнчә, "Зенит" алтын медальләр алачак. Икенче баскычта - ЦСКА, лидерлар "өчлеген" "Спартак" белән "Краснодар" йомгаклый. Букмекерлар рейтингында "Рубин" алтынчы баскычта, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru
Футбол. Россия Чемпионаты. Беренче тур
Зенит (Санкт-Петербург) - Локомотив (Мәскәү)
30 июль, 17.30
Анжи (Махачкала) - ЦСКА (Мәскәү)
30 июль, 20.00
Ростов - Оренбург
30 июль, 21.30
Урал (Екатеринбург) - Уфа
31 июль, 15.30
Спартак (Мәскәү) - Арсенал (Тула)
31 июль, 18.00
Терек (Грозный) - Крылья Советов (Самара)
31 июль, 20.30
Краснодар - Томь (Томск)
1 август, 19.30
Рубин (Казан) - Амкар (Пермь)
1 август, 19.30
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар