16+

Бүген халыкара кыр көне күргәзмәсе ачылды

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды.

Россиядә мондый чара әле беренче генә тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар арасында - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр үстерүдә, шулай ук Германия һәм башка илләрдә тәҗрибә таратуда махсулашкан Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) дә бар.

Европа авыл хуҗалыгы оешмасы катнашындагы "Кыр көннәре" форматындагы күргәзмә Германия, Румыния, Польша һәм Төркиядә уңыш белән уза һәм агросәнәгать өлкәсендәге профессионалларны инновацияләр белән таныштыру, тәкъдим ителгән продукт һәм карарларны бәяләү, фәнни белем һәм алдынгы тәҗрибә таратуга юнәлдерелгән. "Идел буенда халыкара кыр көннәре" кысаларында Татарстан, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия һәм АКШтан 150дән артык компания һәм фәнни институт, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре: үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек буенча яңа төр продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итә.

Күргәзмәне ачуда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов:

- Биредә 150 компания - дөнья лидерлары тәкъдим ителгән. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек белән бәйле барлык мәсьәләләрне өйрәнергә һәм карарга була. Бу мәйданчыктан 6 меңнән артык кеше файдаланачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән инновацияләр Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылыр дип ышанам. Без әлеге яңа технологияләрне үзләштереп, аларны тормышка ашыру өчен пилот төбәк булып торабыз, - диде.

Күргәзмә кысаларында Россия, Германия, Швеция, Польша һәм Чехия белгечләре катнашында көзге бодай үстерү технологяиләре буенча конкурс та узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading